“Бердәм Россия”нең Азнакай бүлеге секретаре Марсель Шәйдуллин халыкны кабул итте
Бүген “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлегендә бүлек секретаре, район башлыгы Марсель Шәйдуллин азнакайлыларны кабул итте.
Аның кабул итүендә дистәдән артык кеше булды. Берәүләр пенсия билгеләү, шәхси милек һәм гаиләдә туган вакытлыча кыенлык проблемалары белән килгән. Янгында зыян күрүчеләр матди ярдәмгә өметләнә. Күпкатлы йортка ремонт, яшь буынга хәрби күнекмәләр бирү, шәһәр базарын ут белән тәэмин итү кебек мәсьәләләр хакында да сүз барды. Җитәкченең кабул итүендә булган һәркем канәгать булып китте.
Нет комментариев