Кечкенә малай- кызлар газетаның тарихы, редакциянең бүгенге эшчәнлеге хакында зур кызыксыну белән тыңладылар. Музей экспонатлары да җәлеп итте аларны. Сораулар да яудырдылар.
Кечкенә кунаклар үзләре дә буш килмәгән: язга багышланган җыр- шигыръләре белән күңелләрне җилкендереп, эшкә яңа дәрт өстәп киттеләр.
Сүз уңаеннан, Нәргизә Зарипованың иҗат проекты нигезендә мондый очрашулар ел әйләнә үткәрелеп килә һәм алар газета белән укучыларыбыз арасында ныклы күпер булып тора.
Нет комментариев