Без моңа азнакайлыларның үзләренең теләге – онлайн тавыш бирүе нәтиҗәсендә ирештек һәм инде бәйгедә җиңеп чыгу да үзебездән тора.
Шул нәүбәттән бу көннәрдә Мәскәү шәһәреннән килгән архитекторлар белән очрашулар узды. Аларның берсе активистлар катнашында Ишкәев исемендәге паркның үзендә үтте. Гимназия базасында азнакайлылар паркны перспектив төзекләндерү турында гаммәви фикер алышуга җыелды. Үзе яши торган җирнең киләчәгенә битараф калмаган олы-кечесе анда катнашып, үз фикер-тәкъдимен җиткерде.
Нет комментариев