Анда шәһәребез балалар бакчаларыннан 100 дән артык бала чыгыш ясады. Алар вокал, хор, хореография, инструменталь ансабль, конферансье номинацияләре буенча бәйге тоттылар.
“Азнакай йолдызчыклары” фестиваль-конкурсы мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева инициативасы буенча беренче тапкыр уздырыла. Ул мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сәләтләрен ачуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән”, – ди мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары, жюри рәисе Нәфисә Шәфыйкова.
Җиңүчеләр 1 июньдә – Балаларны яклау көне уңаеннан үткәреләчәк бәйрәмдә игълан ителәчәк һәм бүләкләнәчәк.
Нет комментариев