фото

Азнакайның мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләделәр

Бүген районыбыз мәдәният хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп уздылар.

Аларны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин тәбрикләп, изге теләкләрен һәм рәхмәтләрен юллады.

– Сез районыбызда уза торган барлык чараларның күрке, бәйрәмнәрдә дә, ялларда да тырыш хезмәт куясыз, төрле бәйгеләрдә Азнакай данын яклап, аның исемен еракларга танытасыз, – дип билгеләп узды ул һәм бер төркем мәдәният хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.

Татар дәүләт филармониясе артистлары һәм “Казан” бию ансамбленең җыр-биюләре мәдәният хезмәткәрләренә зур бәйрәм бүләге булды.

Нет комментариев