Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Азнакайның иҗтимагый советы патриотик тәрбия юлында

16 февраля 2023, 16:03

259

0

0

Район иҗтимагый советының чираттагы күчмә утырышы  Азнакай 2 нче урта мәктәбендә узды һәм ул патриотизм темасына багышланды.

Мәгариф идарәсе җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Зөлфия Зарипова укучыларны иҗтимагый совет эшчәнлеге белән таныштырды.

– Үзегезнең инициативаларыгыз, кызыклы проектларыгыз белән безнең советка мөрәҗәгать итә аласыз. Сез – безнең дәвам, җәмгыятебезнең киләчәге, шуңа күрә безнең өчен сезнең фикерләрне ишетү бик мөһим, – диде ул.

Нәрсә ул патриотизм? Туган илгә мәхәббәт кайдан һәм кайчан башлана? Бу сорауларга җавап иҗтимагый совет әгъзалары Айрат Батыров, Мансур Якупов, Айнур Гарипов, Наил Рәхимов чыгышларында ачык чагылды.  Алар  үзләре патриотизм үрнәге, хәрби хезмәт үтеп, төрле тармакларда эшләп, туган ягыбыз, кече Ватаныбыз  – Азнакайны үстерүгә үзләреннән лаеклы өлеш кертәләр.

Эшлекле чәй өстәле артында җанлы әңгәмә барышында укучылар күңелендә әлеге очрашу онытылмаслык җылы тәэсирләр калдыргандыр.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев