Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Азнакайның Яңа Юл бистәсендә футбол манежы ачылды

02 ноября 2023, 09:37

136

0

0

20 октябрь көнне Яңа Юл микрорайонында «Алга» футбол манежының тантаналы ачылышы булды

Бистә халкын әлеге көтеп алынган вакыйга белән район башлыгы Марсель Шәйдуллин тәбрикләп, җирлегебез үсешенә зур өлеш керткән өчен республика һәм «Татнефть» җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. 


- Яңа Юл микрорайоны елдан-ел үсә, яңа йортлар, халык өчен мөһим булган социаль объектлар төзелә. Бүген заманча футбол манежы сафка басты. Ул балаларыбызга спорт белән шөгыльләнү,  зуррак уңышларга ирешү өчен тагын да күбрәк мөмкинлекләр бирер, - диде Марсель Шәйдуллин. 


Тантанада «Татнефть» компаниясе генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары, ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев та катнашты. Ул шулай ук шәһәр һәм Яңа Юл бистәсе халкының шатлыкларын уртаклашты. 


Яшел тасманы чишкәннән соң, барлык кеше бинаның эченә узды. Биредә барысы да заманча итеп эшләнгән. Барлык уңайлыклары булган чишенү һәм киенү бүлмәләре, футбол кыры – боларның барысы да кунакларны таң калдырды.


Бу көнне беренче ярышлар да үтте. Аңа стартны Марсель Шәйдуллин һәм Рөстәм Мөхәммәдиев бирде. Тубы да гади түгел: аңарда ярышны ачып җибәрүчеләрнең истәлеккә имзалары куелган.


Турнирны мәктәп командалары дәвам итте. Һәр уен кызу һәм мавыктыргыч булды. 


Манежда спорт сөючеләр ел дәвамында шөгыльләнә алалар, димәк Яңа Юл халкына һава торышы да, ел фасылы да күңелле итеп уеннарда вакыт үткәрергә, тәннәрен чыныктырырга комачауламаячак.

Тулырак: https://aznakaevo-rt.ru/news/sport/aznakainyn-iana-iul-bistasenda-futbol-manezy-acylysy

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев