Алар ветераннар алдында зур дулкынлану белән батырлыкларына мәдхия белдереп шигырьләр сөйләделәр. "Катюша" җырына ветераннарыбыз үзләре дә кушылды.
"Туган ил өчен" дип язылган Кызыл Байрак җилфердәгән, кулларына Ватан сугышы каһарманнары- бабайлары портретларын тоткан укучылар сафларын урамдагы халык сокланып озатып калды. Күпләренең күзләрендә яшь бөртекләре җемелдәде.
-Илебезнең чын патриотлары булып үсегез, балалар! - ветераннарыбыз аларны әнә шундый сүзләр белән озатып калды.
Нет комментариев