фото

Азнакайлылар хәрбиләргә гуманитар ярдәм җибәрде

Районнан хәрби операциядә катнашучыларга кирәк-яраклар төялгән өч машина ерак юлга кузгалды.

Азнакайда яшәүчеләр беренче көннән үк Украинада барган махсус операциядә катнашучыларга ярдәм итәргә алындылар. Авылларда, шәһәребездә оекбаш-бияләйләр бәйлиләр, эчке киемнәр тегәләр, гуманитар ярдәм җыялар. Аның чираттагысы кичә егетләребезгә китте. 

– Махсус операциядә катнашып, туган илебезне яклаган егетләребезгә җиденче тапкыр гуманитар ярдәм җибәрәбез. Әлеге изге эштә катнашкан, битараф калмаган һәр азнакайлыга бик зур рәхмәт, – диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

Районы хакимияте безнең сугышчылар өчен “УАЗ” автомашинасын да сатып алган.

Киләсе атна азагында районнан махсус хәрби операция зонасына кабат гуманитар ярдәм җибәреләчәк.

Нет комментариев