Ул архив эше буенча ТР Дәүләт комитеты тарафыннан җирле хакимият белән берлектә оештырыла.
Кунакларны һәм катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев саләмләде.
– Әлеге юнәлештә Азнакайда күптәннән эзлекле эш бара. Районыбыз һәм авыллар тарихына багышланган өч дистәдән артык китап нәшер ителде. Бу чара Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында аеруча әһәмиятле, – дип билгеләп узды ул.
Бәйгедә районнан 6 гаилә катнашты. Конкурсантлар жюрига үзләре яртып пешерә торган милли аш-суларын, аннан концерт номерлары белән, милли киемнәрдә нәсел шаҗәрәләрен тәкъдим иттеләр.
Конкурстатлар чыгышын ТР Дәүләт архивы директоры Бәхтияр Фәхретдинов җитәкчелегендәге жюри бәяләде.
– Фестиваль буыннан-буынга килә торган традицияләрне, буыннар арасындагы бәйләнешне саклауга, гаиләләрне ныгытуга юнәлдерелгән. 29 мартка кадәр районнарда аның муниципаль этаплары бара. Анда беренче урынны яулаучылар 4-12 апрельдә узачак зона турларына чыга. Аннан соң җиңүчеләрне республика күләмендә бәйге көтә, – дип Бәхтияр Фәхретдинов җылы кабул итүләре өчен азнакайлыларга рәхмәтен җиткерде һәм уңышлар теләде.
Беренче урынны – Латыйповлар, икенче урынны – Мозаффаровлар, өченче урынны Тазовлар гаиләләре яулады.
Нет комментариев