Комплексның беренче чираты 2021 елның октябрь аенда файдалануга тапшырылган иде. Узган ел аның икенче чираты да төзелеп, биредә бүгенге көндә мөгезле эре терлекләр саны 4850 башка җиткән, шуның 3900 башы – сыерлар, 3361 сыер савыла. Көнлек савым 75 тоннадан артык, бер сыерга уртача 22 кг туры килә.
“МЭКТ” җәмгыяте директоры урынбасары – җитештерү системасы җитәкчесе Алмаз Зарипов “Агросила” холдингының үсеш стратегиясе, җитештерү культурасы буенча чыгыш ясады.
“Җитештерүне планлы рәвештә яхшырту – “Кайдзен” проекты безнең холдинг оешкан көннән бирле тормышка ашырыла. 2014-2022 еллар эчендә хезмәткәрләрдән 36 меңнән артык тәкъдим булып, аның 85 проценты гамәлгә кертелде һәм 71 млн сумнан артык нәтиҗә бирде”, – диде ул.
Азнакай товарлыклы-сөтчелек комплексы управляющие Ленар Авзалов белдергәнчә, проект буенча 7 ел эшләү дәверендә производствода күп кенә проблемаларны уңай хәл итеп, җитештерүчәнлектә 30 процент экономия ясалган, икътисади нәтиҗә елга 24,6 млн сум тәшкил иткән.
“Агросила” җәмгыяте – Татарстанда гына түгел, Россиядә эре җитештерүчеләрнең берсе һәм ул күпләргә үрнәк булып тора. Азнакай мега-фермасында сакчыл җитештерү технологиясе белән якыннан танышып, тәҗрибә туплап кайтабыз”, – диде ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының икътисади анализ һәм планлаштыру бүлеге начальнигы урынбасары Азат Шәйдулов.
Кунакларны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рамиль Исламов, “Азнакай” агрофирмасы җитәкчесе Ирек Катеев озата йөрде.
Нет комментариев