Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Азнакайда хатын-кызлар арасында волейбол ярышлары бара

11 марта 2023, 15:19

196

0

0

Инде традициягә әйләнгән гадәт буенча, быел да 8 март уңаеннан хатын-кызлар арасында волейбол буенча район турниры оештырылды.

Спортчыларны сәламләп, район башлыгы Марсель Шәйдуллин аларга изге теләкләрен җиткерде. 
- Сез эштә дә сынатмыйсыз, спортта да һәрчак алдынгы. Гел шундый үрнәк гүзәл затлар булып калыгыз, - диде җитәкче. 
- Хатын-кызлар арасында мондый турнирлар ел дәвамында даими уздырылып тора. Бүгенге турнирда алты команда катнаша. Ул Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан уздырыла. Спортчылар белән үзебезнең якташыбыз Рушат Исламовны да искә алабыз, - диде район Советының оештыру бүлеге җитәкчесе, волейбол буенча администрация командасы капитаны Эльвира Галиева. 
Язгы турнирда Актүбә бистәсе, район үзәк сырхауханәсе, мәгариф идарәсе, администрация, нефтьчеләр, Социаль фонд командалары катнаша.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев