Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Азнакайда хатын-кыз депутатлар бәйге тотты

03 марта 2023, 15:52

179

0

0

Бүген Мәдәни үзәктә “Мәрхәмәт-Милосердие” берләшмәсе депутат хатын-кызлары арасында беренче тапкыр “Мин – хатын-кыз!” район бәйгесе узды.

Анда  Урманай авыл җирлеге башлыгы Эльмира Абдуллина, Әлкәй авыл җирлеге башлыгы Светлана Зиннурова, Югары Стәрле авылы җирлеге башлыгы Лилия Сабирҗанова, “Өмет”  үзәгенең социаль хезмәткәре Гөлназ Идиятова, Сәпәй авылы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Ләйсән Латыйпова, Чалпы мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Рәмилә Рәкыйпова катнашты.

Конкурсантларны район башлыгы Марсель Шәйдуллин тәбрикләп, районыбыз үсешенә керткән лаеклы хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде һәм алга таба да уңышлар теләде.

Әлеге бәйге район башлыгы урынбасары, “Мәрхәмәт-Милосердие” берләшмәсе җитәкчесе Роза Галеева инициативасы буенча оештырылган. Ул бәйгедә катнашырга теләк белдергән һәм аңа зур әзерлек белән килгән, үзләренең сәләтләрен төрле яклап ачкан барлык конкурсантларга рәхмәтен җиткерде.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов гүзәл затларны якынлашып килүче бәйрәмнәре белән котлап, конкурсантларга бүләкләр тапшырды.

“Сез барыгыз да җиңүчеләр!” – диде ул.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев