Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Азнакайда хәрби диңгезчеләр бәйрәм итте

30 июля 2023, 16:54

215

0

0

Бүген, июль аеның соңгы якшәмбесендә Ватан алдында хәрби бурычларын үтәгән ир-егетләребез Хәрби-диңгез флоты көнен билгеләп уздылар.

Азнакайда бәйрәм, гадәттәгечә, ветеран-моряк, район диңгезчеләренең "әтисе" булган Әсгать абый Каһировның йорты алдыннан башланып китте. Анда аләм күтәрү чарасыннан соң барысы да Җиңү паркында Хәрби-диңгез флотында хезмәт иткән якташларыбыз һөрмәтенә куелган стелла янына җыелдылар. 

Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, хәрби комиссариаттан Раушан Йосыпов, "Адмирал" клубы җитәкчесе Дамир Минһаҗев бәйрәм белән тәбрикләп, юбилярларны бүләкләп киттеләр.

Митингтан соң диңгезчеләр Октябрь Бүләк авылына бардылар. Биредә герой якташыбыз Альберт Шәйхетдиновны искә алдылар, аның һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев