Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Азнакайда Халыклар бердәмлеге көне һәммәсен берләштерде

04 ноября 2023, 13:15

193

0

0

2 ноябрьда Азнакайда район-шәһәр Мәдәният йортында якынлашып килгән Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм узды

Азнакай район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин һәм мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлсинә Хафизова якынлашып килгән бәйрәм белән тәбрикләделәр һәм җәмәгать туклану предприятиеләренә рәхмәт хатларын тапшырдылар.

Бәйрәм кунакларына районыбызда яшәүче төрле халык вәкилләре үз милли ризыкларын тәкъдим итте, шулай ук китап күргәзмәсе оештырылды, милли киемнәрдәге кәгазь курчаклар ясау буенча мастер-класслар үткәрелде.

Концертта татар, рус, бурят, чуаш һ.б. халык җырлары яңгырады, һәрберсендә Ватанны яратуга, күпмилләтле илебезнең көче һәм бердәмлегенә дан җырланды.

Ел саен гөрләп уза торган Халыклар бердәмлеге көне 1612 елда халыкның Польша интервентларыннан Мәскәүне дәррәү азат итү вакыйгаларына бәйле. Бу көн һәр елда «Бердәмлектә – көч!» шигаренең дөреслеген раслый – халыклар бергә булганда гына илебез бөтен афәтләрне, сынауларны ерып чыга ала. Азнакай районы ул яклап үрнәк булып тора: төрле милләт кешеләре үз туган йортын нәкь безнең мул җирләребездә тапты һәм дуслык-татулыкта матур итеп гомер итә.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев