Азнакайда халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең актуаль мәсьәләләре буенча республика киңәшмәсе узды
Азнакай бүген республика районнарыннан килгән кунакларны кабул итте.
Халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең актуаль проблемаларына багышланган семинар-киңәшмәне район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов ачып, Азнакай җирлеге белән таныштырды, аның бүгенге яшәешен яктыртты.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева киңәшмәнең көн тәртибе белән таныштырганнан соң, анда катнашучылар төркемнәргә бүленеп, социаль хезмәт күрсәтү, физик мөмкинлекләре чикле һәм өлкән яшьтәгеләрне тернәкләндерүдә бүгенге көннең актуаль мәсьәләләренә багышланган “Түгәрәк өстәл” сөйләшүләрендә катнаштылар.
Нет комментариев