Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Азнакайда "Уңышлар сере" клубының "Ачык ишекләр көне" үтте

25 марта 2023, 12:34

247

0

0

"Бердәм Россия" партиясе, мәшгульлек үзәге проекты кысаларында төзелгән клубның "Ачык ишекләр көне" районның гүзәл затларын җыйды.

Анда район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм башка җитәкчеләребез, ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев, Әлмәт районы хатын-кызлар советы рәисе Роза Әфләтунова, "Татарстан Хатын-кызлары" төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Гүзәлия Әхмәдиева да катнаштылар.

Очрашу район хатын-кызлар советы рәисе Эльвира Галиеваның гүзәл затларыбызның иҗтимгый тормышта тоткан роле, активлыгы яктыртылган чыгышы белән башланды.

Район башлыгы, депутатыбыз илкүләм проектның мөһим аспектларына тукталдылар.

Биш юнәлештә эшләгән иҗат мәйданчыкларында форумда катнашучылар үзләренә бик күп яңалыклар ачтылар, үз эшеңне ачу, эш табуда консультация, киңәшләр алдылар, мастер- классларда тәҗрибә тупладылар.

Әлеге күркәм, файдалы, эшлекле очрашу хакында тулырак "Маяк" битләреннән укырсыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев