Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Азнакайда умартачыларның җыелыш-киңәшмәсе үтте

10 марта 2023, 16:05

167

0

0

Бүген шәһәрнең Мәдәни үзәгендә районыбыз умартачыларыныңҗыелышы узды.

Анда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рамиль Исламов, “Азнакай” агрофирмасы һәм “Союз Агро” хуҗалыклары вәкилләре, умартачылар катнашты.

– Районыбызда 8611 баш умарта исәпләнә. Бүген без барыбызны да борчыган уртак проблемалар, яңалыклар хакында сөйләшергә җыелдык, – диде Рамиль Исламов.

Ул умартачылык тармагында озак еллар нәтиҗәле хезмәт алып барган уңган умартачыларга район башлыгының Рәхмәт хатларын да тапшырды.

Киңәшмәдә район ветлабораториясе мөдире Марсель Зарипов умарталыкларны паспортлаштыру, ояларны идентификацияләү турында сөйләде. “Азнакай” агрофирмасы һәм “Союз Агро” хуҗалыклары вәкилләре быел басуларга чәчеләсе культуралар белән таныштырып үттеләр.

Озак еллар дәвамында умарта тотучы Гаяз Исмәгыйлев һәм Фәнис Йосыпов бал корты авырулары турында сөйләп, аларга каршы кулланылучы яңа препаратлар белән таныштырдылар.

 

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев