Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Азнакайда укытучылар хөрмәтенә стела ачылды

07 октября 2022, 11:57

269

0

0

Бүген Азнакайда Бөек Ватан сугышында катнашкан, хезмәте белән югары дәрәҗәләргә ирешкән, мәгарифне җитәкләгән укытучылар хөрмәтенә стела ачылды.

“Мәгариф идарәсе ветераннар белән бергә матур итеп бу эшне башкарды. Берсен дә читтә калдырмадык, зур эзләнүләр алып барылды, тарихи документларны күтәрдек”, – ди район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, үзе дә озак еллар мәгариф идарәсен җитәкләгән һәм бу эшнең инициаторы Дамир Гыйләҗев.

Стела ачу тантанасында район, мәгариф идарәсе җитәкчеләре, ветераннар, мәктәп директорлары, укытучылар катнашты.

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләп, укытучыларга яшь буынга тирәнтен белем һәм патриотик тәрбия бирүләре өчен рәхмәтен белдерде һәм мондый стеланың республикада беренчеләрдән булып ачылуын билгеләп узды.

Тантаналы чарага килүчеләрнең күбесе анда үз әби-бабасын, әти-әнисен, туганын тапкандыр.

“Бабам Зәкәрия Каюмов Бөек Ватан сугышында катнашып, бер аягын югалтып кайткан. Сугыштан соң Чалпы урта мәктәбендә география укыткан, халык мәгарифе отличнигы, СССРның атказанган укытучысы исемнәренә лаек булган. Стелада аның исеме дә мәңгеләштерелгән, бу эшне башкаручыларга зур рәхмәт”, – ди үзе дә педагоглар династиясен дәвам итүче Рәмилә Шәрипова.

“Әтием Камалетдин Хәйретдинов сугышлар кичеп, армиядә 7 ел  хезмәт итеп кайтып, егерме елдан артык Татшуган мәктәбе директоры булып эшләде. Аның да исеме бу стелада бар икәнен ишетеп куандым, бу чарага бик шатланып килдем”, – ди Фиалка Әхмәтова.

Чара укытучыларга багышланган җырлар, шигырьләр, җылы чыгышлар белән үрелеп барды. Соңыннан стелага чәчәкләр салынды.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев