87 яшьтә дә спорт – гомер юлдашы: Мәннәф Хөҗҗәтов – районыбызның тере легендасы
Якташыбыз, спортка тугры калган, чын мәгънәсендә үрнәк кеше – Мәннәф Сөләйман улы Хөҗҗәтов быел 87 яшен тутырды.
Ләкин бу сан аның тормыш ритмына, көченә һәм рухына берничек тә тәэсир итмәгән. Ул хәзер дә көн саен актив тормыш алып бара, спорт белән шөгыльләнә, яшьләргә үрнәк булып тора.
Мәннәф абый белән сөйләшеп, аның ничек бу кадәр еллар дәвамында үзенең сәламәтлеген, физик көчен саклап калу алуы турында белергә теләдек. Аның төс-кыяфәтенә карап, беркем дә аңа чын яшен әйтә алмый – күз алдындагы кеше яшьлекнең бер өлешен генә күрсәтә кебек.
– Мәннәф абый, иң элек үзең белән таныштырып үтсәгез иде.Сез нинди спортта югары күрсәткечләргә ирештегез?
– Мин дүрт төрле спортта өч тапкыр Дөнья чемпионы, тугыз тапкыр Россия чемпионы һәм кырык тапкыр Татарстан Республикасы чемпионы булдым.
Ике тапкыр Дөнья кубогы, сигез тапкыр Россия кубогы җиңүчесе, шулай ук РФның абсолют чемпионы булып танылдым. Соңгы елларда ТР мәгариф хезмәткәрләре арасында үткәрелгән спартакиадада турникта күтәрелү буенча өч тапкыр чемпион исеменә ия булдым.
Чаңгыда шуу, йөгерү, гер спорты, көрәш, ату, йөзү һәм башка спорт төрләрендә үткән ярышларда барлыгы өч йөз тапкыр подиумга күтәрелдем .
– Спортка мәхәббәт сезгә балачактан ук килдеме?Нинди спорт төрләре белән кызыксындыгыз?
– Мин кечкенәдән спорт белән шөгыльләндем.7 яшьтә чаңгыга бастым.Инде 80 ел чаңгыда диcәң дә була.Институтка укырга кергәч,гер спорты белән шөгыльләнә башладым. 32 ле герне 50 тапкыр тарта идем.
Спорт – минем тормыш юлдашым булды.Ул миңа югары уку йортына укырга кергәч тә,эштә дә бик нык ярдәм итте.
– Сезнең көндәлек режимыгыз нинди?Физик яктан көчле булып калыр өчен нинди спорт төрләре белән һаман да шөгыльләнәсез?
– Көн дә спорт белән шөгыльләнмәсәм, үземә уран таба алмыйм. Әле менә 87 яшемдә дә спорт белән саубуллашканым юк. Чаңгы-роллерда көнгә 10 чакрым ара узсам, кыш айларында чаңгыда да шундый арада йөрим.
Спорт белән көндә шөгыльләнү,иммунитетны ныгыта, организмны авыруларга каршы торырга да күнектерә.
– Яшь буынга нинди киңәшләр бирер идегез?Нинди спорт төрләре белән шөгыльләнү бик файдалы дип уйлыйсыз?
– Яшь буынга киңәшем шундый.Төрле спорт белән шөгыләнегез.Бер спорт төре белән чикләнмәгез!
Спорт белән дә гел бер вакытта шөгыльләнергә кирәк. Спортзалга йөрү вакытын билгеләргә һәм шул режимнан тайпылмаска киңәш итәм. Шул вакытта гына спорт организмга файда китерәчәк!
– Кызыклы әңгәмә өчен бик зур рәхмәт сезгә, Мәннәф абый!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев