Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Азнакайда тугыз катлы йорт төзелә

11 мая 2023, 16:35

281

0

0

Хыял, дияр кайберәүләр. Әйе, мондый хыял бар иде һәм менә ул тормышка ашып бара.

Шәһәребездә тугыз катлы заманча йорт калкып килә.

“Санаториягә ял итәргә килгәч, Азнакай белән танышып йөрдем һәм менә шушы буш участокка күзем төште. Мин төзелеш белән күптәннән шөгыльләнәм һәм үз тәкъдимем белән шәһәр башкарма комитетына кердем. Анда минем тәкъдимне хупладылар, җирне теркәгәч, төзелеш эшен башлап та җибәрдек. Азнакайның мохите яхшы, җитәкчеләре дә бик ачык, ярдәмчел, уртак тел табылгач, эшләве күпкә җиңел”, – ди инвестор Рәсим Галләмов.

Йорт 63 фатирлы, монолит каркаслы булачак. Анда шәхси җылыту системасы, панорамалы тәрәзәле лоджияләр, ишек алдында машиналар парковкасы, балалар уен мәйданчыгы һәм ял зоналары планлаштырылган.

Төзелешнең барышы белән муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин да танышты.

“Йорт бик матур урында – “Юбилейный” стадионы, бассейн, “Салават күпере” балалар бакчасы, Кара елга буенда урнашкан. Уникаль проект. Инде 8 фатирны сатып алучы да  табылган. Шәһәребез өчен бик яхшы, бу йорт аңа тагын да матурлык өстәп торыр”, – диде Марсель Шәйдуллин.

Тугыз катлы йортны Яңа елга тапшырырга исәплиләр.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев