Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Азнакайда татар теле тәрбиячеләре бәйге тотты

07 апреля 2023, 13:43

258

0

0

Шәһәребезнең 9 нчы “Салават күпере” балалар бакчасында «Туган тел остазы” дигән муниципаль бәйге узды.

Анда шәһәр һәм Актүбә бистәсе балалар бакчаларыннан 12 татар теле тәрбиячесе катнашты.

Алар үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, милли колоритлы дидактик уеннар күрсәттеләр.

“2016 елдан бирле әлеге балалар бакчасы базасында бу бәйге “Сөмбелә” исеме астында узып килә иде. Туган телләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан аның исеме үзгәртелде. Яңа ракурста булса да, ул элеккечә татар теле тәрбиячеләренең һөнәри осталыгын арттыруга, белем һәм тәрбия бирүнең сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән”, – ди  мәгариф идарәсе методисты, жюри рәисе Эльвира Сәитова.

Районда барлыгы 55 балалар бакчасы бар, аларның 34 ендә татар телендә белем һәм тәрбия бирелә.

“Бүгенге балалар күпне белә, кызыксынучан, татар телен өйрәткәндә мин инновацион технологияләр кулланам. Аларга бу бик ошый. Методикам башкалар өчен дә файдалы булгандыр дип ышанам һәм үзем дә матур гына ачышлар ясадым, – ди  бәйгенең гран-при иясе, 19 нчы “Тамчыкай” балалар бакчасыннан Лимуза Мостафина.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев