Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Азнакайда районкүләм “Аҗаган” уены үтте

03 марта 2023, 17:21

189

0

0

Бәйге-уен Ватан сакчысы көне уңаеннан уздырылды.

Бүген шәһәрнең чаңгы базасында “Аҗаган” уены үтте. Район яшьләр һәм туризм идарәсе тарафыннан оештырылган әлеге ярышларда быел да оешма-предприятие коллективлары бик теләп катнашты.

Егетләр һәм кызлар граната атуда, биатлонда, автоматны сүтеп-җыюда узышты... Хөкемдарлар шулай ук аларның интеллектуаль белемнәрен дә сынады, медицина ярдәме күрсәтү дә бәяләнде.

– Үзебезнең предприятиедән спорт кына түгел, һөнәри бәйгеләрдә дә бик актив катнашабыз, сәнгатьтә дә сынатмыйбыз. “Аҗаган”да үзем беренче генә катнашам, бик күңелле үтә икән. Мондый уеннарда бердәмлек бик кирәк, ә бу хезмәт коллективы өчен дә мөһим. Ярыш бер-береңне ныграк аңларга, командага тупланып, бер йодрык булып эшләргә ярдәм итә, – ди Азнакай УТТсында эш бүлүче булып эшләүче Элиза Гарипова.

Барлык уеннарга нәтиҗә ясаганнан соң җиңүчеләр дә билгеләнде. Быел беренчелекне Азнакай районы аграр яшьләр берләшмәсе командасы алды. Мәгариф идарәсе командасы икенче урынга чыкты. Техникум егет-кызлары өченчедә булды.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев