Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Азнакайда район башлыгы Марсель Шәйдуллин Сабирҗановлар гаиләсенең шатлыгын уртаклашты

06 апреля 2023, 15:17

257

0

0

Бүген район үзәк сырхауханәсенең бала тудыру йорты күңелле мизгелләрдән шаулап-гөрләп торды.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин, башкарма комитет җитәкчесе Дамир Гыйләҗев, хатын-кызлар оешмасы рәисе Эльвира Галиева, башка җитәкчеләребез, коллегалары, якыннары Сабирҗановлар гаиләсенең бәхетен – уллары Аяз туу шатлыгын уртаклашырга җыйналды.

–Ике кыз янына күптән көтелгән улыгыз туу белән барлык азнакайлылар исеменнән ихлас тәбрикләүләрне кабул итегез, – дип изге теләкләрен җиткерде Марсель Зөфәр улы. –Илебез иминлеген саклаган Ленар районыбыз горурлыгы. Шундый лачын егет үстергән әти-әниләренә зур рәхмәт! Мәдәният өлкәсендә хезмәт куйган Ләйсән хакында да мактау сүзләре генә ишетәбез. Гаиләгез бөтен булып, куаныч-бәрәкәттә яшәргә язсын!

 Ленар махсус хәрби операциядә, аның шушы көннәрдә ялга кайтуын көтәләр. Ләйсән Вахитов авылы мәдәният  йорты хезмәткәре. Гаиләдә ике кыз үсеп килә. Энеләре тууга сөенечеләренең чиге юк.

Аязның тәүге документы – туу турындагы таныклыгын тапшырып, ЗАГС бүлеге мөдире Айгөл Хәсәнова аның илебезгә лаеклы граждан булып үсүен теләде.

Сабирҗановлар гаиләсен коллегалары, якыннары котлап, матур теләкләр яудырдылар,чәчәк бәйләмнәренә күмделәр. Сагынып көткән әтиләре дә кайтып, бәхетләре тагын да түгәрәкләнсен!

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев