фото

Азнакайда полиатлон буенча ярышлар узды

Спортчылар ату, көч гимнастикасы һәм чаңгы ярышларында көч сынаштылар.

Кичә Азнакай шәһәренең чаңгы базасында мәктәпләр укучылары арасында генерал-майор Ф.Г. Булатов истәлегенә полиатлон буенча район ярышлары узды.

Ярышларда 7 команда катнашты.

Нәтиҗәләр буенча 4 нче лицей командасы беренче урынны алды. 8 нче мәктәп укучылары - икенче, 5 нче мәктәп командасы - өченче урында.

Призлы урыннарны алган командалар диплом һәм кубоклар белән бүләкләнделәр.

Нет комментариев