Азнакайда өмәләр тагын да төрлеләнә бара
Һәр шимбәдә Шифа мәйданында язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре гөрли.
Халыкка ит, сөт, алардан әзерләнгән продуктлар тәкъдим иткән күптәнге сәүдәгәрләргә җирлегебезнең авыл биләмәләреннән дә үзләре бәйләгән, әзерләгән, ясаган, үстергән әйберләре белән авыл халкы да кушылды. Ниләр генә юк анда! Җылы оекбашлар дисеңме, каклаган каз, бәрәңгесе- кишере, җимеш кайнатмасы, койка...Юк, санап чыкмалы гына түгел.
Ярминкәдә Сәпәй, Балтач, Үчәлле, Тымытык авыл җирлекләрендә җитештерелгәнне халык бик яратып алып бетерде.
Нет комментариев