Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Азнакайда өлкәннәребез өчен “Ворошилов укчысы” бәйгесе узды

16 февраля 2023, 14:23

250

0

0

Һәр елны,  Ватан сакчылары көне уңаеннан, районыбызда “Ворошилов укчысы” бәйгесе үткәрелеп килә.

Менә берничә еллар инде өлкән мәргәннәребезне шәһәрнең 9 нчы мәктәбе үзендә кунак итә. Әнә шулай ике буынны очраштырган, берләштергән бу ярышларның мәгънәсе елдан-ел арта.

Спорт бәйрәмен район башлыгы Марсель Шәйдуллин ачты.  Район ветераннар оешмасы рәисе Миргасим Кәримов, ТР Хәрби комиссариатының Азнакай районы буенча бүлек начальнигы, подполковник Рәдиф Камалеев, өлкәннәр бәйгесен оештыручы, яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә күптөрле чаралар үткәреп килгән  ДОСААФ җирле оешмасы рәисе Гәрәй Хәмидуллин барысына да изге теләкләрен ирештереп, уңышлар теләделәр.

Бу чара төз атуда көч сынашу гына түгел, очрашуга ветераннар бер-берләренең хәл-әхвәлен белешергә, истәлекләрне яңартып алырга, бергәләп ял итәргә дип тә киләләр. Һәрвакыттагыча, бәйгедә катнашучылар махсус бүләкләргә, Мактау грамоталарына лаек булды. Спорт бәйрәмен оештыручыларга аларның рәхмәтләре чиксез иде.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев