Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Азнакайда “Маяк” газетасы редакциясе белән почтамт хезмәттәшлеге елдан-ел ныгый

04 мая 2023, 17:16

268

0

0

“Маяк” газетасы редакциясе белән почтамт хезмәте арасындагы ныклы элемтәләр гомер буена сакланып килә.

Шунсыз мөмкин дә түгел, чөнки бу ике коллективның эшчәнлеге бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә.

Һәр елны шушы чорда почтамта “Маяк” газетасына язылуның яртыеллык нәтиҗәләренә йомгак ясап эшлекле очрашу үткәрелеп килә. Традиция буенча,  быел да ул район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, баш мөхәррир Фәрхәт Шәйхулов, Әлмәт почтамты начальнигы Алсу Каюмова, районның элемтә бүлекләре җитәкчеләре, почтальоннар катнашында, бик тә истәлекле узды.

Очрашуны ачып, Әлмәт почтамтына караган Азнакай бүлеге җитәкчесе Марина Шәрипова район һәм республикалар газета-журналларына быелның яртыеллыгына язылу нәтиҗәләре белән таныштырып узды. “Маяк” газетасына язылу планы 5100 булып, ул 98 процентка үтәлгән. Хәзерге электрон альтернатив көннән-көн өстенлек алган заманда бу яхшы күрсәткеч. Авылларда яшәүчеләрне район газетасына яздыруда Әгерҗе, Югары Стәрле, Урманай элемтә бүлекләре иң яхшы күрсәткечләргә ия. Шулай ук Карамалы, Үчәлле, Кәкре Елга почтальоннарының да тырыш хезмәте ассызыкланды. Алар башкаларга үрнәк итеп куелды.

Район газетасын азнакайлылар яратып укыйлар. Ул республика районнары арасында иң зур тираж җыючы газеталарның берсе. Бүгенге көнгә 1500 әбүнәче инде “Маяк” газетасына язылырга өлгергән.

–Күрәсез, вакытлы матбугатка язылуда бик матур гына эшләүче хезмәткәрләребез бар, – диде үзенең чыгышында Айдар Фәндәс улы. – Аларның тәҗрибәсен өйрәнергә кирәк. Азнакай республикада гомер-гомергә иң күп газета-журнал укучы район булды. Бу планканы киләчәктә дә төшермәсәк иде.

 “Маяк” газетасы редакциясе һәр ярты ел саен почтальоннар арасында бәйге үткәреп килә. Газетаның баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов аның бу яртыеллык нәтиҗәләре белән таныштырды. “Маяк”ның ике Күчмә Кубогына Әгерҗе һәм Азнакай почта элемтәсе бүлекчәләре лаек булды. Әбүнәчеләр белән эшләүдә иң яхшы хезмәткәрләр  Айгөл Кобычкина, Лилия Романова, Гөлшат Харисова, Илгизә Йосыпова, Лилия Шәфикова, Алсу Хөҗҗәтова редакциянең, Наил Ибраһимов, Назирә Зыятдинова, Лена Хаҗиева район хакимияте бүләкләренә лаек булдылар.

 Очрашуда уртак хезмәттәшлектә хәл итәсе проблемалар, алга планнар турында да сүз барды.  

Хөрмәтле райондашлар!

“Маяк” газетасына 2023 елның икенче яртыеллыгына язылу дәвам итә. Сезне почта бүлекләрендә, альтернатив язылу пунктларында көтеп калабыз. Бергә булыйк, бердәм булыйк!

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев