Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Азнакайда кышкы ГТО фестиваленең зона ярышлары үтте

19 февраля 2023, 17:05

297

0

0

Азнакайның «Чатыр-Тау Арена» спорткомплексына Лениногорск, Бөгелмә, Баулы, Ютазы һәм Азнакай районнарының ГТО алдынгылары җыелды. Безнең җирлектә кышкы ГТО фестиваленең зона этабы үтте.

Егетләр һәм кызлар үз яшь төркемнәре буенча  урындыктан иелү, идәннән этелү, урыннан сикерү, гер күтәрү, турникта тартылу, яткан килеш гәүдәне күтәрү (пресс), чаңгыда шуу буенча ГТО нормативларын тапшырдылар. 

Азнакай данын ярышларда 8 спортчы яклады. Барлык нәтиҗәләр буенча алар беренчелеккә чыктылар. Алга таба әлеге райондашларыбыз финал ярышларында катнашачак.

Бөгелмә спортчылары икенче урынны яуладылар, Баулы районы командасы – өченчедә.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев