Азнакайда юл хәрәкәте иминлеге беренче планда
Кичә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең уртак утырышы узды.
Анда сүз башлыча юл хәрәкәте иминлеген арттыру турында барды. Видеоконференция режимында барган утырышта район башлыгы Марсель Шәйдуллин, район эчке эшләр бүлеге нчальнигы Марат Сибагатов та катнашты. Утырышта юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен һәм аларның авыр нәтиҗәләрен киметү мәсьәләләре күтәрелде.
Нет комментариев