Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Азнакайда «Иң яхшы шофер-2023» бәйгесе узды

20 ноября 2023, 14:54

193

0

0

Азнакайда һәвәскәрләр һәм профессиональ машина йөртүчеләр арасында осталык бәйгесе узды.

Куркынычсыз юл хәрәкәтен пропагандалагын әлеге ярышта гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 44 хезмәткәре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашучыларга рәхмәт белдерде, аларны юлларда игътибарлы булырга чакырды.

Машина йөртүчеләр компьютерда юл хәрәкәте кагыйдәләре сорауларына җавап бирделәр. Соңыннан бәйгедә катнашучылар автодромда “КАМАЗ” йөртү осталыгын күрсәттеләр. Үзәк район сырхауханәсе табиб-методисты Роберт Каһарманов зыян күрүчеләргә беренче медицина ярдәме күрсәтү турында сөйләде.

– Мондый бәйге районда икенче тапкыр үткәрелә. Юллар иминлеге безнең һәрберебез өчен өстенлекле. Машина йөртүчеләрне игътибарлы һәм сак булырга чакырам, – диде ДОСААФның Азнакай бүлеге җитәкчесе Гәрәй Хәмидуллин.

Бәйге нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:

"Профессиональ машина йөртүчеләр" номинациясендә җиңүчеләр:

1 нче урын - Артем Коваленко

2 нче урын - Рөстәм Рәхимов

3 нче урын - Дмитрий Хисамов

"Һәвәскәр машина йөртүчеләр" номинациясендә җиңүчеләр:

1 нче урын - Айнур Гарипов

2 нче урын - Илнур Мөбарәкшин

3нче урын - Айдар Шәрипов

Җиңүчеләр грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев