Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Азнакайда яшь шахматчылар турниры узды

16 февраля 2023, 09:59

249

0

0

Азнакай 2 нче урта мәктәбе базасында Кызыл Йолдыз ордены каварлеры, Әфган сугышында батырларча һәлак булган Фаяз Латыйпов истәлегенә шахмат турниры узды.

Анда Азнакай һәм Ютазы районнарыннан иллегә якын 1-9 нчы сыйныф укучылары көч сынашты.

Ярышларны ачу тантанасында район башлыгы урынбасары, шахмат федерациясе рәисе Роза Галеева, хәрби комиссар урынбасары Раушан Йосыпов, Әфган сугышы ветераннары катнашты. Алар укучыларны Ватанны яратырга, аның чын патриотлары булып үсәргә, батырлар данын онытмаска чакырдылар.

Ярышларны уздыруда ярдәмнәре өчен хөкемдарлар Ильвир Гиззәтуллин, Ильмир Шәйдуллин һәм Сирин Салиховка – рәхмәт хатлары, шулай ук районнан алты укучыга шахмат буенча спорт разряды таныклыклары тапшырылды.

Командалар арасында беренче урынны – Уруссу, икенче урынны – Азнакай 2 нче урта мәктәбе, өченче урынны Азнакай балалар иҗаты үзәге яулады һәм кубок белән бүләкләнделәр. Шулай ук шәхси беренчелектә җиңүчеләргә дә дипломнар һәм медальләр тапшырылды.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев