Чара яшь укытучыларга, тәрбиячеләргә, педагог-психологларга һәм остазларга тәҗрибә уртаклашу, һөнәри үсеш турында фикер алышу мөмкинлеге бирде.
Быел районга 12 яшь белгеч: биш укытучы, дүрт балалар бакчасы тәрбиячесе, бер өстәмә белем бирү педагогы һәм ике озайтылган көн төркеме тәрбиячесе кайткан. Форумда яшь белгечләргә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүгә сертификатлар тапшырылды.
Соңыннан педагоглар нейрочелтәрләрне куллану, укучыларның белемен тиз бәяләү, һөнәри аруны булдырмау, остазлык, балалар һәм ата-аналар белән аралашу мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Нет комментариев