Азнакайда ГТО фестивале үтте
Анда мәктәпләрдән 360 бала катнашып, үзләрен төрле спорт төрләрендә сыный алды.
“Чатар-Тау Арена” спорт комплексында "Хезмәткә һәм оборонага әзер (ГТО)" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивале үтте. Анда мәктәпләрдән 360 бала катнашып, үзләрен төрле спорт төрләрендә сыный алды.
Сүз уңаеннан, безнең район соңгы дүрт елда ГТО тапшыру буенча республика күләмендә беренчелекне бирми.
– ГТО нормалары әлегә 11 яшь категориясе буенча кабул ителә, мартта аларның саны артачак. Узган ел биш мең райондашыбыз ГТО нормаларын тапшырган иде, аларның 2134е – алтын, 1367се – көмеш, 799ы бронза билгеләргә лаек булды. Гаиләләр белән катнашучылар да бик күп, – ди нормативларны кабул итү үзәге җитәкчесе Гүзәл Шириазданова.
Район фестивалендә Актүбә бистәсе 1 нче мәктәбе командасы беренчелекне бирмәде. 8 нче мәктәп укучылары икенче урында булды, 6 нчы мәктәп – өченче урында.
Нет комментариев