Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Азнакайда гаиләләр шахматта ярышты

29 июля 2023, 13:53

212

0

0

Шәһәребезнең Татарстан мәйданында әти-әниләр белән балалар арасында шахмат турниры узды.

Район мәгариф идарәсе башлангычы белән уздырылган мондый чара - өченчесе. Бу юлы да гаилә турнирында төрле яшьтәге балалар да, аларның әти-әниләре, әби-бабайлары да бик теләп катнаштылар. Кәрамовлар Урманай авылыннан ук килгән.
- Гаиләләр катнашында уздырылган мондый чаралар бик кирәк, - ди Елена Кәрамова. - Үзем мин 40 яшькә кадәр шахматның нәрсә икәнен дә белми идем дисәң дә була. Өч улыбыз да яхшы уйный. Робертта шахмат белән кызыксынуны укытучыбыз Ринат Сәлманович уяткан иде. Мине дә бөтен алым-йөрешләргә улым өйрәтә. Өйдә барыбыз бергә уйныйбыз. Ике ел инде авыл яшьләре спартакиадасында да катнашам, - ди ул.
Айсылу Нигматова да 11 яшьлек улы Нариман белән килгән.
-Үзем шахматны бәләкәйдән уйныйм. Нариман да бик тиз кызыксынып китте. Такта күтәреп, әйдә уйныйк инде дип арттан калмый иде. Шуннан шахмат түгәрәгенә бирергә булдык. Мондый чараларда киләчәктә әниләр тагын да күбрәк катнашсын иде, - ди ул.
Уен партияләре әтиләр һәм балалар арасында аерым үтте. 
Малайлар арасында бу юлы да 
Самир Нәгыймовны җиңәр кеше булмады.
-Бер кереп китсәң, шахмат - иң шәп уен, - ди ул. 
Шахматны үз иткән гаиләләрне район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Зөлфия Зарипова тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерде һәм мондый чараларның тәрбияви әһәмиятен билгеләп үтте.
Турнирдан исә берәү дә бүләксез китмәде. Җиңүчеләргә Мактау грамоталары да әзерләнгән иде.
Кызлар арасында барган ярышта Индира Хәсәновага тиңнәр булмады. Мария Лобанова - икенче, Фаина Тазова өченче урынны алды. Малайлар арасында Самир Нәгыймов - беренче, Равил Кәрамов - икенче, Адель Әсхәбиев өченче булды. Өлкәннәр арасында да көрәш кызу барды. Нәтиҗәдә, Кәрим Галиев җиңү яулады. Роберт Кәрамов икенче урынны алды. Айрат Саниев һәм Таһир Хәмидуллин үзара өченче урынны бүлештеләр.
Чираттагы шахмат турниры 3 август көнне Җиңү паркында уздырылачак.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев