Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Азнакайда эшмәкәрлеккә юллар киңәя

19 апреля 2023, 15:23

257

0

0

Бүген эшлекле сәфәр белән Азнакайга Татарстан Республикасы Икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев килде.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов озатуында алар төрле объектларда булып, Азнакайда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын үстерү буенча фикер алыштылар. Очрашуда районыбыз эшмәкәрләре дә катнашты.

Бүген шәһәрдә “Татнефть-Актив” милкендә булган буш биналар бихисап. Очрашуның төп максаты – барлык уңайлыклары, нинди дә булса эш башлар өчен барлык шартлар тудырылган әлеге биналарга эшмәкәрләрне җәлеп итү. Аларны арендага алырга да, сатып алырга да мөмкин.

– “Татнефь-Актив” җәмгыятенең республиканың җиде районында төрле активлары бар. Безнең максат – аларны тулы рәвештә куллану. Бүген без Азнакайда шушы биналарны карарга җыелдык, эшмәкәрләр барысын да үз күзләре белән күрә, “тотып карый ала” дисәң дә дөрес булыр. Бик кызыклы тәкъдимнәр бар. Эш башларга теләк белдерүчеләр өчен “Татнефть” җәмгыяте тарафыннан аренда түләүләре, башка чыгымнар буенча  шәхси тәкъдимнәр дә булачак. Бу нинди эш белән шөгыльләнүгә бәйле. Предприятиене үстерүдә ярдәм итү өчен ТР Икътисад министрлыгы да үз чиратында ярдәм чараларын булдырачак, – диде да Айрат Шәмсиев очрашу барышында.

Район эшмәкәрләр берлеге рәисе Әнвәр Җиһангиров әйтүенчә, биредә эш башлаучылар өчен бөтен мөмкинлекләр бар:

– Биналарга суы да, газы да кергән, җылылык та бар. Кил дә, рәхәтләнеп эшлә генә. Бу яңа эш урыннары да дигән сүз, – ди ул.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев