Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Азнакайда Дублер көне үткәрелде

20 апреля 2023, 14:16

255

0

0

Район хакимиятенә җыелган җитәкчеләр һәм аларны көн дәвамында “алыштырачак” район мәктәпләре укучылары бер-берләре белән танышып, көндәлек эш планын расладылар.

–Бүген бирегә җыелган уку алдынгылары, иң актив егет-кызларыбыз – киләчәктә безне алыштырачак җитәкчеләр, белгечләр булырлар, – диде очрашуны ачып район башлыгы Марсель Шәйдуллин.– Укучыларыбызның бу көнне ел дәвамында көтеп алуын, аңа ныклап әзерләнүен беләбез. Районның үсеше, сулышы, иҗтимагый тормышы белән кызыксынуларын бик тә хуплыйбыз һәм аларга үзләре сайлаган һөнәрләр алып, хыялларының тормышка ашуын телибез!

Районыбызның төрле тармак җитәкчеләре һәм аларның дублерлары танышудан алган күтәренке рухта эш урыннарына таралышты. Быел район башлыгы Марсель Шәйдуллинны Михаил Ануфриев, аның урынбасары Роза Галееваны Азалия Таҗиева   район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдиновны Ангелина Привалова, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Эльвир Габдрахмановны Ислам Фәттахов, ә инде үзебезнең “Маяк” газетасы баш мөхәррире Фархат Шәйхуловны  Алмаз Усманов “алыштырды”.

Очрашуда балалар хәрәкәте активистлары госпитальләрдә дәваланучы солдатларыбызга ярдәм оештыру акциясе дә үткәрделәр. Анда һәр җитәкче үз өлешен кертергә ашыкты.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев