фото

Азнакайда алдынгы игенчеләргә сертификатлар тапшырылды

Азнакай районында кыр эшләрендә югары нәтиҗәләргә ирешкән авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен акчалата сертификатлар белән бүләкләү матур традициягә әйләнде.

Бу атнада “Союз-Агро” җәмгыятенең алдынгыларын хөрмәтләделәр. 

Район башлыгы Айдар Шәмсетдинов игенчеләргә рәхмәт белдерде, хезмәт шартлары белән кызыксынды. 

– Чәчү эшләрен дә вакытында төгәлләдегез, уракны да тиз тоттыгыз. Көнне төнгә ялгап хезмәт куйган авыл хуҗалыгы алдынгыларына рәхмәт, – диде ул. 

Соңыннан 23 комбайнчыга район башлыгы исеменнән акчалата сертификатлар тапшырылды. 

Хуҗалык басуларында кукуруз уңышы яхшы: һәр гектардан уртача 78 центнер җыеп алалар. 

– Техник культуралардан киндерне генә алып бетерәсе калды, ул да тәмамлануга бара. Егетләрнең кәефе яхшы, барысы да тәҗрибәле, хуҗалыкның тоткасы булып тора, – ди «Союз-Агро»ның Актүбә төбәк җитештерү комплексы җитәкчесе Илнар Тимирбаев. 

Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Рамил Исламов әйтүенчә, игенчеләргә 600 гектардан артык мәйданда бөртеккә кукуруз һәм 5 мең гектарда көнбагыш суктырып аласы бар. 

Фото: район Советының матбугат хезмәте

Нет комментариев