Азнакай җылылык челтәре хезмәткәрләрен бүләкләделәр
Бүген муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин Азнакай җылылык челтәрендә килеп чыккан аварияне ликвидацияләүдә турыдан-туры тырышлык куйган хезмәткәрләрне бүләкләде.
– Торак йортлар, мәгариф, сәламәтлек саклау учреждениеләре җылысыз калды. Мондый авариянең булганы юк иде әле. Тиз арада ремонтладагыз, бик зур рәхмәт сезгә, – диде ул.
Ул шулай ук җылылык челтәрләрен яңартырга, яхшы эшче кадрларны саклау өчен хезмәт хакын арттырырга кирәклеген дә әйтте.
Нет комментариев