Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
фото

Азнакай җылылык челтәре предприятиесендә хезмәткәрләрнең иминлеген кайгырталар

28 июля 2023, 10:23

199

0

0

Кемнеңдер эшенә саксыз карашы зур фаҗигагә китерергә мөмкин.

Андый очраклар турында көн саен диярлек ишетеп-белеп торабыз. Әле менә күптән түгел Түбән Камада торак йортта газ шартлады.

Хезмәтне саклау буенча район координацион советының  бурычы – мондый бәхетсезлек очракларын кисәтү, аларга юл куймау. Совет әгъзалары хезмәт куркынычсызлыгы буенча предприятие-оешмаларда, учреждениеләрдә күчмә утырышлар уздыра. Аның чираттагысы Азнакай җылылык челтәре предприятиесендә үтте.

– Биредә эшләүчеләрнең сәламәтлегенә, гомерен саклауга һәм куркынычсыз эш шартлары булдыруга җитди игътибар бирелә. Юкка гына “Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч” исемен дә район күләмендәге бәйгедә беренчеләрдән булып сезнең коллективтан Рәмзия Шәмсетдинова яуламады, – дип билгеләп узды координацион совет рәисе Роза Галеева.

Хезмәтне саклау буенча бүлек җитәкчесе Шамил Абдуллин һәм һәм белгеч Рәмзия Шәмсетдинова үз эшләренең бөтен нечкәлекләрен беләләр һәм зур җаваплылык тоялар. Башкача мөмкин дә түгел, чөнки предприятие тормыш эшчәнлеге өчен мөһим объектларның берсе һәм монда эшләүчеләрнең һәрберсеннән төгәллек, дициплина, куркынычсызлык кагыйдәләрен катгый үтәү таләп ителә.

Киңәшмәдә катнашучылар авария-төзекләндерү эшләре барышы белән танышты. Мастер Әнсәр Әхмәтов, өлкән слесарь Ильяс Галимов, слесарь Мирфаяз Гарипов предприятиедә ике дистә елдан артык хезмәт куялар. Ә Динар Гыймаев әле яшь эшче.

– Без аварияләр булганда, тиз арада ремонтлап, халыкны вакытында су белән тәэмин итәргә тырышабыз. Бригадабызда бар да тәҗрибәле, тәртипле, хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклыйбыз, һәркемнең өйгә исән-имин кайтасы килә, – ди Әнсәр Әхмәтов.

Бүгенге көндә предприятие  кышкы җылыту сезонына әзерлек эшләре белән мәшгуль. Шул ук вакытта су челтәрләрен ремонтлау да башкарыла.

– Җылылык челтәрләренә гидравлик сынау уздырдык, су аккан урыннарны төзәтәбез. Дүшәмбедән үзәк котельныйдан кайнар су бирә башлыйбыз, – ди баш инженер Рәмис Җәләев.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев