Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Азнакай волейболчылары Рушат Исламовны искә алдылар

11 марта 2023, 17:15

180

0

0

Бүген шәһәрнең "Чатыр-Тау Арена" спорткомплексында якташыбыз Рушат Исламов истәлегенә волейбол ярышлары үтте.

Ярышларны ачу тантанасында район башлыгы Марсель Шәйдуллин, Рушатның якыннары, дуслары катнашты.

-Рушат Рамиль улын без туган җиренең чын патриоты, спортчы буларак беләбез, зур хөрмәт белән искә алабыз, - диде район башлыгы.

Рушатның әтисе Рамиль Исламов улларын хөрмәт итеп килгән спортчыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

-Кечкенәдән спортны яратты, Әлкәй авылы өчен яшьләр спартакиадасында таяк тартуда, волейболда катнашып, җиңүләр яулап килде. Районның волейбол буенча җыелма командасы составында уйнады. Эшләгән урынында да спорттан аерылмады, - ди Рамиль Исламов.

Яшь спортчы истәлегенә уздырылган икенче турнирда быел 1 нче, 7 нче мәктәп, Землеотвод, Җәлил бистәсе яшьләре, Актүбә бистәсе, Сарлы Әлкәй, Урсай, Туйкә авыллары, "Челтәр компаниясе", Азнакайның җыелма, ветераннар, яшьләр, мәгариф идарәсе командалары катнашты.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев