Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Азнакай укучылары авыл хуҗалыгы белән таныша

02 марта 2023, 16:13

235

0

0

Бүген Азнакай һәм Актүбә 1 нче урта мәктәбенең сигезенче сыйныф укучылары “Союз-Агро” җәмгыяте эшчәнлеге белән таныштылар.

Башта Актүбә терлекчелек комплексында, аннан Бирючевка авылында урнашкан машина-трактор паркында булдылар.

“Мәктәп укучылары белән мондый экскурсияләр һөнәри юнәлеш бирү, балаларны туган җирләренә тарту максатларында оештырыла. Алга таба әти-әниләрне дә хуҗалыкларның эшчәнлеге белән якыннан таныштырырга планлаштырабыз. Бу шимбәдә укучылар һәм әти-әниләр өчен җирле техникумда ачык ишекләр көне узачак, – ди мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева.

Соңыннан Бирючевка авылы мәдәният йортында укучылар муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, “Союз-Агро” җәмгыяте, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, мәшгульлек үзәге, мәгариф идарәсе, җирле техникум җитәкчеләре белән аралаштылар, алган тәэсирләре белән уртаклаштылар, кызыксындырган сорауларына җаваплар алдылар.

– Авылда яшәр һәм эшләр өчен хәзер шартлар яхшы, хезмәт хаклары югары, моны сез үз күзләрегез белән күрдегез. Авыл хуҗалыгында эш беркайчан да бетмәячәк, киресенчә артачак кына һәм безгә үзебезнең яхшы кадрлар кирәк. Мәктәпне тәмамлап, һөнәр үзләштереп, сезне туган җиребездә эшкә көтеп калабыз, – диде Марсель Шәйдуллин.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев