Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Азнакай шәһәренең 4 нче ТОСында бәйрәм концерты булды

07 марта 2023, 13:49

193

0

0

Кичә Монолит микрорайонында яшәүчеләр бәйрәмгә җыелдылар.

4 нче террториаль иҗтимагый үзидарә рәисе Нурия Хаҗипова башлангычы белән 1 нче мәктәптә уздырылган әлеге очрашуда шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Эльвир Габдрахманов та катнашты.

Үзенең чыгышында ул шәһәрнең социаль-икътисади үсеше белән таныштырып, биредә хәл итәсе мәсьәләләр турында да әйтеп узды, гүзәл затларыбызны язның беренче бәйрәме – 8 Март белән тәбрик итте. . Киләсе елда Монолит микрорайонының Стәрле Елга, Азнакай һәм Ютазы тракты урамнарына үзара салым программасы нигезендә асфальт юл түшәләчәк.

– Әлеге программага керүне шәһәрдә башлап йөрүчеләрнең иң беренчесе – Нурия Касыймовна булды. Җыелышларын да җыйды, әлеге урамнарда яшәүчеләрнең исемлеген дә барлады, хәзер инде акчаны да җыя. Хөкүмәт халыктан кергән 1 сумга 3 сум өстәп бирә, шуңа моннан файдаланып калу кирәк, ярдәм бездән дә булачак, – диде Эльвир Габдрахманов.

Территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең кураторы, район Советының юридик бүлеге җитәкчесе Зәйтүнә Габитова үзенең чыгышында ТОСларның эшчәнлеген яктыртып, аларны җитәкчелек белән халык арасындагы күпер булуын ассызыклап үтте.

Соңгы елларда биредә башкарылган эшләрне санап чыгу да мөмкин түгел. Урам бәйрәмнәре, агач утырту өмәләре, чаңгы ярышлары, велойөреш, футбол турнирлары...

Территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчесе Нурия Хаҗипова монда яшәүчеләрнең тормыш-көнкүреше хакында кемгә караганда да хәбәрдаррак. Бүгенге бәйрәмдә дә ул ТОС тормышында актив катнашучыларны барлап, һәрберсенә рәхмәт сүзләрен җиткереп, акчалата бүләкләр тапшырды. Хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә җылы бияләй-оекбашлар бәйләүдә актив катнашканнарга район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Бәйрәм мәктәп ашханәсендә әзерләнгән чәй табыны артында дәвам итте. Гүзәл затларыбыз Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре Зөлхия Миңнеханова  җитәкчелегендәге «Тылсым» балалар халык театрына йөрүче балаларның, Зөлхия Миңнеханованың үзенең, җирле шагыйрәбез Гөлчәчәк Садретдинованың, Рәфис Ханнаовның чыгышларын таң калып карады.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев