Бүген район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Рамиль Исламов, белгечләрдән торган комиссия хуҗалыкларда басуларны иңләп чыкты.
Быел һава торышы игенчеләрне чын-чынлап сыный: башта суыклар китереп бәрсә, хәзер инде – корылык. Кары да март аенда ук эреп бетеп, җирдә ул вакытта ук диярлек дымы калмаган иде инде. Кайчаннан бирле игенченең күз карашы күккә төбәлгән. Соңгы көннәрдә әз-әзләп төшкән яңгырны да авыл эшчәннәре зарыгып көтеп ала. Әмма кайбер авылларда анысы да юк. Басу-кырларда 15-20 шәр сантиметр тирәнлектә ярылган урыннар бар.
Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Рамил Исламов һәр басуда игеннәрнең тамырын җентекләп карый.
– Аның торышы, тармаклануы күп нәрсә турында сөйли, – ди җитәкче.
Бөртекле культураларның, кузаклыларның да чыгышы начар түгел. Яңгырлар явып үтсә, уңышка өмет бар әле.
Чәчүлекләргә бәя бирүгә бик җитди каралды: биредә үсемлекләрнең тыгызлыгы, тигез чәчелеше, агротехник кагыйдәләрнең төгәл сакланышы, корткыч бөҗәкләргә, авыруларга каршы көрәш чаралары җентекләп тикшерелде. Кабул итү барышында чәчү культурасына: басуларның чисталыгы, чүп үләннәрдән чистарту, күрсәткеч такталарның куелуына аерым игътибар бирелде.
Нет комментариев