Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Азнакай районы башлыгы хәрби операциядә катнашучылар белән очрашты

03 апреля 2023, 13:18

256

0

0

Бүген Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез белән очрашты.

–Сез – безнең горурлыгыбыз, барлык азнакайлылар исеменнән тирән рәхмәтләребезне җиткерәбез, – диде егетләребез белән күрешеп Марсель Зөфәр улы. –Сезгә ышанычлы тыл булырга тырышабыз. Гаиләләрегез белән һәрчак элемтәдә торабыз. Барыбыз да сезнең җиңү белән исән-сау әйләнеп кайтуыгызны көтәбез.

Аз сүзле, һәркайсыннан чын ир-егет сыйфатлары бөркелеп торган райондашларыбыз якыннарына булган кайгырту-хөрмәт өчен  район җитәкчеләренә, волонтерларга, нефтьчеләргә, гуманитар ярдәм күрсәтүдә катнашкан барлык азнакайлыларга ихлас рәхмәтләрен белдерделәр. Азнакайлылар җибәргән һәр йөкнең килеп җитүен әйтеп, аларның һәркайсының зур ярдәм булуын әйттеләр. 

Солдат егетләребезне өйдәгеләр дә сагынып көткән, билгеле, кайберсе якыннары белән бергәләп килгән иде.

Район башлыгы солдатларыбызга яхшы ял теләде, гаиләләре белән мәдәни-ял чараларында катнашырга чакырды.    

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев