Биредә автомобильләр ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү мастерлары, авыл хуҗалыгында техник-механиклар, эретеп ябыштыручылар, пешекчеләр, штукатур-буяучылар... һәм башка һөнәрләрне үзләштерергә була.
Техникумның актлар залы киләчәктә политехникумда бирелә торган һөнәр белән кызыксынучы укучылар, әти-әниләр белән шыгрым тулы иде. Чараны техникум студентлары концерт номерлары белән башлап җибәрделәр. Аннан соң техникумда үзләштерергә мөмкин булган белгечлекләр турында видеофильм күрсәтелде.
Ачык ишекләр көнендә район башлыгы Айдар Шәмсетдинов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рамиль Исламов, «Азнакайнефть» һәм башка-оешма-предприятиеләрдән җитәкчеләр дә катнашты. Айдар Хәләфетдинович үз чыгышында политехника техникумының соңгы елларда чыннан да дәрәҗәсе күтәрелүен, һөнәр үзләштерүче студентларның артуын билгеләп зуды. Техникумда районыбыздан гына түгел, башка төбәкләрдән дә студентларның укуын әйтте. Боларның барысы өчен дә җитәкчеләргә, аеруча политехникум җитәкчесе Роберт Хөснетдиновка, педагогларга олы рәхмәтен җиткерде. Ул шулай ук биредә һөнәр үзләштерүнең өстенлекләренә дә тукталды:
Бердән әле яшүсмерләр чит төбәкләргә китмичә үз туган җирләрендә, әти-әниләре янында укыйлар, икенчедән үзебезнең оешма-предприятиеләрдә эшкә урнашырга һәм күп төрле ярдәм чараларынан файдаланырга мөмкин, өченчедән биредә алынган һөнәрләр бүгенге көндә бик кирәк, аларны районыбыз оешма-предприятиеләрендә эшкә көтеп торалар,
– диде ул булачак студентларны рухландырып.
Роберт Әнис улы да булачак студентларга техникум тормышы, һөнәрләр турында бик кызыксындырып сөйләде, укытучылар, әти-әниләр, һәрдаим ярдәм күрсәтеп торган районыбыз җитәкчеләренә, студентлар практика узган оешма-предприятие җитәкчеләренә олы рәхмәтен җиткерде
Аннан соң укучылар һәм әти-әниләр политехникумда үзләштерелә торган һөнәрләр турында мастерскойлар, уку залларында да таныштылар. Педагоглар, оешма-предприятиеләрдән килгән белгечләр аларны һөнәрләр, уку һәм эш шартлары белән тулырак таныштырдылар.
Нет комментариев