фото

Азнакай политехник техникумында чыгарылыш кичәсе үтте

Әле имтиханнар бирелмәгән, кулга белгечлек дипломнары алынмаган булса да, биредә бәйрәмне тантаналы итеп, зурлап үткәрделәр.

Болай ашыгуның сәбәбе дә бар: 30 дан артык студент техникумны тәмамлау белән хәрби хезмәткә китәчәк.

Яшьлек бәйрәмендә катнашкан район башлыгы Марсель Шәйдуллин, республика Нефтегазстрой профсоюзы рәисе Рәфис Хәсәнов, районның аграр сәнәгате һәм оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, техникум директоры Роберт Хөснетдинов һәм укытучылар  тәбрикләү сүзләрендә егет-кызларга белгечлек дипломы алгач үзләре теләгән эшкә урнашып, ният-хыялларының уңышлы тормышка ашуын теләделәр.

Бәйрәм бүләкләргә бай булды. Аларга уку алдынгылары, иҗтимагый активистлар, техникум тормышында кайнаган әти-әниләр лаек булды.

Чыгарылышларның үзләренең матур җыр-биюләре белән үрелеп барган кичә гомер онытылмаслык булып күңел түрендә сакланыр.

Бәйрәм турында тулырак “Маяк” газетасыннан укырсыз.

Нет комментариев