Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин футбол манежы төзелеше белән танышты

11 мая 2023, 14:15

274

0

0

Яңа Юл микрорайонында футбол манежы республика программасы ярдәмендә төзелә.

Бүген муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин биредә эшләрнең барышы белән танышты.

“Очрашуларда халык спорткомплекс сораган иде. Яңа Юлда балалар, яшьләр күп яши. Футбол манежы аларны тартып торучы үзәк булыр дип ышанам. Татарстан Рәисе Рөстәм Миннехановка рәхмәтлебез, республикабызда балалар һәм яшьләр спортын үстерүгә зур игътибар бирелә. Август ахырында объект файдалануга тапшырылырга тиеш”, – диде Марсель Шәйдуллин.

Бүгенгесе көндә монда фундамент эшләре төгәлләнеп килә. Манеж ябык булачак, димәк ел әйләнәсе спорт белән шөгыльләнергә мөмкин. Кырында машиналар тукталышы ясау, тирә-ягын яшелләндерү һәм төзекләндерү дә каралган.

Былтыр  республика программасы буенча мондый объект Норлат һәм Минзәлә шәһәрләрендә төзелгән.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев