Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Азнакай мәктәпләрендәге аграр класслар эшчәнлегенә йомгак ясалды

17 мая 2023, 13:53

295

0

0

Бүген Азнакай 1 нче урта мәктәбе базасында район мәктәпләрендә эшләүче аграр класслар эшчәнлегенә йомгак ясалды.

Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, проектны тормышка ашыручылар – “Агросила” җәмгыятенең социаль үсеш белән идарә итү буенча баш белгече Гөлнара Равзиева, Казан дәүләт аграр университеты, ветеринария академиясе вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, мәгариф идарәсе җитәкчелеге, аграр класслы мәктәп директорлары, укытучылар һәм укучылар катнашты.

“Агрокласслар безнең район өчен бик кирәкле, чөнки авыл хуҗалыгына кадрлар әзерләү юнәлешендә зур эш башкарыла”, – дип билгеләп үтте Айдар Шәмсетдинов очрашуда катнашучыларны сәламләп.

Аграр класслар 2022-2023 уку елында Тымытык, Чалпы, Урманай һәм Азнакай 1 нче урта мәктәпләрендә ачылып, айга бер тапкыр алда әйтелгән югары уку йортлары укытучылары мәктәпләргә килеп, дәресләр биргән, айга өч тапкыр дистанцион укытканнар.

“Аграр классларда 7-8 нче сыйныфлардан барлыгы 105 бала укый. Нәтиҗәләр дә бар, алар фәнни конференцияләрдә призлы урыннар алдылар. Киләсе елда бу эшне дәвам итеп, Сарлы мәктәбендә дә агрокласс ачарга дигән тәкъдим булды. Авыл мәктәпләрендә әлеге классларны җиһазлау сорала.  Балалар белән Сукаеш янындагы мега-фермада, вузларда экскурсияләрдә булдык, алар зур тәэсирләр алдылар. Бу сыйныфларны тәмалаучылар арасында авыл хуҗалыгы юнәлешен сайлаучылар булыр дип ышанабыз”, – диде мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева.

Очрашуда Гөлнара Равзиева “Агросила” җәмгыятенең социаль проектлары хакында сөйләде, авыл хуҗалыгы юнәлешендәге югары уку йортларына максатчан юллама бирү мөмкинлеге хакында әйтте.

Укучыларны шулай ук югары уку йортларында уку шартлары белән таныштырдылар.

Фәнни конференциядә җиңү яулаган Урманай мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Риназ Әхмәдишинга, Азнакай, Сарман, Зәй, Тукай районнары арасында аграр университет уздырган “Һөнәрман-2023” бәйгесендә “Орлыкларның чисталыгын билгеләү” номинациясендә беренче урынны яулаган Урманай, икенче урынны яулаган Азнакай 1 нче урта мәктәбе аграр классларына дипломнар тапшырылды.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев