Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Азнакай мәктәпләре спортта көч сынашты

27 сентября 2023, 13:18

219

0

0

.

Бүген шәһәребезнең “Юбилейный” стадионында мәктәп укучылары арасында спорт уеннары фестивиале узды.

Район һәм шәһәр мәктәпләреннән 350 дән артык укучы спортның 8 төре буенча көч сынашты.

Фестивальне муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин ачты.

“Мондый фестивальне икенче ел уздырабыз һәм ул традициягә әверелер дип уйлыйбыз. Спорт буенча иң яхшы мәктәпне билгелибез. Укучылар үзләренең мәктәпләре өчен көрәшәләр. Балаларыбыз спортны яраталар.  Алар арасында инде Азнакай данын еракларга таныткан чемпионнарыбыз да, командаларыбыз да бар. Спорт буенча район алтынчы ел республикада беренче урында, – дип билгеләп узды ул һәм укучыларга ярышларда уңышлар теләде.

Футбол, җиңел атлетика, кул көрәше, шахмат, бадмитон, өстәл тенисы кебек уеннар белән бергә укучылар ГТО нормативларын да тапшырдылар.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев